Тәүге конкур үтте
“Аргамак” ат спорты комплексы кубогына конкур ярышлары узды. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.
Бәйгедә 14 ат катнашты. Ярыш сигез маршрут буенча узды. Мөслимдә мондый ярышлар беренче мәртәбә үткәрелде.
– Бәйгедә катнашкан барлык атлар да “Аргамак” ат комплексында тәрбияләнә. Райондашларыбыз белән бергә Түбән Кама, Яр Чаллы, Сочи, Мәскәү, Петербург, Воронеж шәһәрләреннән килгән егет-кызлар да үзләрен шушы спорт төрендә сынап карады. Алар, атна-ун көн алдан килеп, “Аргамак” ат спорты комплексында конкурның нечкәлекләрен өйрәнделәр. Ярышларда 9-21 яшьлек җайдаклар катнашты, – ди “Аргамак” ат спорты комплексы җитәкче Фазаел Вәлиев.
Конкурда беренче урынны Панкрат кушаматлы атта Дарья Потетюрина алды. Ул “Аргамак” ат спорты комплексы кубогы, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Һәр катнашучыга ярыш истәлеге итеп сувенирлар бирелде.
“Аргамак” ат спорты комплексына йөрүче укучылар бу спорт төре белән ике ел шөгыльләнә. 40лап укучы ярышта осталыгын сынап карады.
– Элек балаларны 10 яшьтән кабул итсәк, хәзер 8 яшьтән үк биредә шөгыльләнергә мөмкин. Бик өметле егет-кызлар бар. Рәйлә Садретдинова, Камил Маннанов, Елизаветта Минкина, Данис Гәрәев, Мәрьям Шаммасова шундыйлардан. Биш еллап шөгыльләнүче Камилдән киләчәктә оста җайдак чыгасына шик юк. Август аенда бу ярышларны тагын да зуррак масштабта үткәрергә планлаштырабыз. Район башлыгы призына узачак бәйгедә республикабызның төрле шәһәрләреннән һәм чит регионнардан да катнашучылар булыр, дип уйлыйбыз, – ди Фазаел Вәлиев.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев