Татарстан Республикасының бадминтон буенча шәхси-команда беренчелеге ярышлары узды
Спорт

Татарстан Республикасының бадминтон буенча шәхси-команда беренчелеге ярышлары узды

13 яшькә һәм 17 яшькә кадәр бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә йомгак ясалды

 

"7-9 апрель көннәрендә бадминтон үзәгендә 13 яшькә  һәм 17 яшькә кадәр Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының 20 районыннан 250дән артык спортчы катнашты.

Нурислам Шәфигуллин 17 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында  ялгыз разрядта беренче урынны алды, шулай ук 17 яшькә кадәрге парлы ир-егетләр разрядында көмеш призер булды.
Спортчының беренче тренеры Инсаф  Ханов", - дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән

Фото - спорт мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев