Спортка гашыйк Гөлназ
Бадминтон районыбызда елдан-ел популярлаша бара. Бу спорт төре буенча җиңүләр дә шактый. Бадминтон белән шөгыльләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, һәрдаим призлы урыннар яулый. Әлеге җиңүләрдә “Яшьлек” спорт мәктәбенең методист-инструкторы, бадминтон буенча укытучы Гөлназ Гыйздуллинаның да лаеклы өлеше бар.
– Көчне, тизлекне һәм осталыкны арттыручы спорт төрен балалар да, өлкәннәр дә үз итә. Җирлегебездә бу спорт төрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәктәпләрдә зур спорт заллары, әзерлек узган физкультура укытучылары эшли. Бадминтон белән шөгыльләнүче яшь спортчыларның киләчәге дә өметле күренә, – ди “Яшьлек” спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров.
Гөлназ – Яңа Карамалы кызы. 1992 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлап, Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. “Физкультура укытучысы-оештыручы” белгечлеген алган кыз 1994 елда Баек урта мәктәбендә эшли башлый. 2002 елдан ул эшчәнлеген спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып дәвам итә.
– Кечкенәдән спортка гашыйк булып, үземне спортның төрле төрләрендә сынап үстем. Авыл баласы чаңгыны да, футболны да үз итә. Без үскәндә, мөмкинлекләр дә, шартлар да булмады, шулай да җаен таба идек. Соңгы елларда районда бадминтон уенының популярлашуы сизелә. Мин тормышны бу уеннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Спортның әлеге төренең үз энтузиастлары да бар. Хезмәттәшем Инсаф Ханов кул астында шөгыльләнүче Нурислам Шәйхуллин, Айнур Җәлилов, Алия Шәйхуллина, Ленар Җәлилов – шундыйлардан, – ди Гөлназ.
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ
Лиля Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев