Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Спорт заллары сезне көтә

“Яшьлек” спорт комплексында төрле түгәрәкләр эшли. Моннан тыш тренажер, бильярд заллары, чаңгы базасы һәм бассейн халыкка хезмәт күрсәтә. Бүген спорткомплекста нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин? Болар хакында “Яшьлек” спорткомлексы директоры Шамил Мадьяров белән әңгәмә кордык.

Шамил Дамирович, әңгәмәбезне спорткомплекста эшләп килүче түгәрәкләр хакында сөйләшүдән башлыйк әле. Спорткомплекстагы мөмкинлекләр белән таныштырсагыз иде.

– Бүген спорткомплекста балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Заллар якты, җылы һәм уңайлы. 

Бүген спорткомплекста 19 тренер хезмәт куя. Көрәш һәм чаңгы спорты буенча түгәрәкләр алып бару өчен тренерлар белән сөйләшү алып барабыз.

Бүгенге көндә волейбол, бадминтон, көрәш, армрестлинг, йөзү, чаңгы һәм футбол түгәрәкләрендә 600дән артык бала шөгыльләнә. 

– “Яшьлек” спорткомплексы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Кич эштән соң вакытыгызны телевизор экраннары каршында яисә телефон тотып хәрәкәтсез үткәргәнче, спорткомплекска рәхим итегез. Спорт белән шөгыльләнү сезгә энергия бирәчәк, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итәчәк.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев