Спорт мәктәбендә «Кыш бабай» кубогына ярыш үткәрелде
Спорт

Спорт мәктәбендә «Кыш бабай» кубогына ярыш үткәрелде

Спорт мәктәбендә волейбол буенча районара ярыш оештырылды.

 20 декабрьдә, «Яшьлек "спорт мәктәбендә «Кыш бабай" кубогына 2010-2012 елда туган кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды.

- Ярышларда 4 команда катнашты. Уеннар түгәрәк системасы буенча уздырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча  җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:
1 урында - Яркәй
2 урында - Актаныш
3 урында - Мөслим
4 урында -  Актаныш-2 командалары.

Мөслимнең «Факел» командасының иң яхшы уенчысы дип Наилә Вәгыйзова танылды.

Командалар кубок, грамота һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнделәр, - дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән

Фото - спорт мәктәбеннән

 

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев