Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Спорт җитезләрне ярата

Оешма-предприятиеләр арасында XXXVI кышкы спартакиада уеннары тәмамланды

Оешма-предприятиеләр арасында спартакиада өч атна дәвам итте. 26 оешма, җиде көчле командага берләшеп, 10 спорт төрендә җиңү өчен көрәште. 

– Без спорт мәйданчыкларында чикләрнең юкка чыгуын күрдек: укытучылар, полиция, медицина һәм коммуналь оешма хезмәткәрләре берләшеп, команда рухын күрсәтә алды. Быел, биш еллык тәнәфестән соң, район эчке эшләр бүлеге коллективы да спартакиадада катнашырга теләк белдерде. Алар үз көчләрен сынап кына калмадылар, беренче өчлеккә керделәр! Алдагы еллар белән чагыштырсак, элек спартакиада уеннарында 20-25 команда катнашкан булса, хәзер оешмалар берләште. Райондашларыбыз арасында бердәмлек хисе көчәюенә бер ишарә бу! Хөкемдарлар да командаларның уйнавыннан ләззәт алды. Җиде команда гына булса да, берничә оешманың командага берләшүе отышлы. Хәзер спартакиада уеннары күпчелек очракта олимпия системасы белән бармый, мөмкинлекләр күбрәк. Спортчыларның әзерлек дәрәҗәләре дә зуррак, – ди “Яшьлек” спорт комплексы җитәкчесе Шамил Мадъяров.

Элек командалар, спартакиадада мәҗбүри катнашып, спорт уеннарына елга бер тапкыр гына чыгып керсә, хәзер райондашларыбыз ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнә. Командаларның көчле әзерлекле булуына спорт мәйданчыкларының күп булуы да ярдәм итә.

– Яшьләр дә, өлкәннәр дә даими төстә спорткомплекска тренировкаларга йөри, тәҗрибәле тренерлар кул астында шөгыльләнә. Спартакиадада катнашу, җиңүгә омтылыш кызыксындыру чаралары белән дә күңелле. Беренче урын яулаган командага – 50 мең сум, икенче урынга – 30 мең, өченче урын өчен 20 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Сертификатларга махсус кибеттән спорт инвентарьлары алырга була, – ди балалар спорт мәктәбе директоры Ленар Садретдинов.

Спартакиаданың соңгы ярышы волейбол иде, бу уен аеруча җанлы барды. Кызлар командалары арасында район Советы һәм Башкарма комитеты җиңү яулады. Икенче урында – “Культ-Агро”, өченче урында – “Челтәрләр” командасы. Егетләр арасында “Челтәрләр” командасы беренче урынга чыкты. Икенче урынны эчке эшләр бүлеге, Росгвардия һәм коткару хезмәтенең берләштерелгән командасы алды. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы өченче урында калды. 

Узган атнада спартакиада кысаларында оешма-предприятиеләр арасында волейбол ярышлары үтте. 

– Спорт заллары эшләп тора, Аллаһка шөкер! Заманча спорт җиһазлары, мөмкинлекләр, көчле спортчылар булганга без ярышларның теләсә нинди төрендә курыкмыйча катнаша алабыз. Инвентарьлар белән дә проблемалар юк. Быел спартакиадага ату ярышлары да кертелде. Волейболда “Челтәрләр” командасының беренче урын яулавы аларны өченче урынга чыгарды. Җиңүгә омтылыш көчле иде! Мәктәпләр, хастаханә, район хакимияте хезмәткәрләренең җанатарлары аеруча актив булулары белән аерылып торды, – ди Шамил Мадъяров. 

Спартакиаданың гомуми нәтиҗәләре буенча беренче урынны район Советы һәм Башкарма комитеты командасы җиңү яулады. Эчке эшләр бүлеге, Росгвардия һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлегенең җыелма командасы – икенче урында, район электр челтәрләре, нефть кудыру станциясе (НПС),“Мөслим инженерлык челтәрләре”нең “Челтәрләр” җыелма командасы командасы өченче урынга лаек булды.

– Спартакиадада быел беренче тапкыр катнаштым. Җанга һәм тәнгә рәхәтлек бирә торган ярышлар икән бу! Үзең хезмәт куйган коллектив белән бер йодрыкка тупланып, команда белән бер уйда, бер темпта булу рәхәт! – ди Мөслим гимназиясе укытучысы Динара Гайсарова.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев