Рус Шуган мәктәбендә Советлар Союзы Герое Петр Днепров кубогына ярышлар узды
Ярышларда район мәктәпләреннән 11 команда катнашты
Рус Шуган төп мәктәбендә укучылар арасында Советлар Союзы Герое Петр Днепров кубогына пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар узды.
Мәктәп директоры Фирдәүс Фәрхетдинов хәбәр итүенчә, экскурсоводлар ярышта катнашучыларны һәм кунакларны Хәтер һәм ватанпәрвәрлек почмагы белән таныштырганнар. Катнашучылар сугышларда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, истәлек такталарына чәчәкләр салганнар.
"Чараны ачу тантанасында мактаулы кунаклар чыгыш ясады. Алар арасында Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары Сергей Фролов һәм махсус хәрби операция ветераны Руслан Кашапов, педагогик хезмәт ветераны, 2005 елда ярышларны оештыручыларның берсе Павел Устеряков бар иде. Аларга җирле оешма рәисе Айдар Шәймөхәммәтов ТР ДОСААФының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ярышларда район мәктәпләреннән 11 команда катнашты. Бигрәк тә Олы Чакмак мәктәбе атучылары уңышлы чыгыш ясады. Аларның командалары беренче һәм икенче урыннарны алды. Нурислам Гарипов һәм Ландыш Сафина җиңүче булдылар. Айнур Габидуллин шәхси зачетта икенче булды. Рус Шуган мәктәбе командасы уңышлы чыгыш ясап, мактаулы өченче урынны алды, ә бу командадан Арина Борисова кызлар арасында икенче булды. Шәхси зачетта призлы урыннар яулаучылар арасында Михайловкадан Әмир Исмәгыйлов, Түбән Табын мәктәбеннән Гөлсинә Идиятуллина да бар.
Призлы урыннар яулаган командалар - грамоталар, кубоклар белән, укучылар грамоталар, медальләр һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр", - дип хәбәр итә Ф. Фәрхетдинов.
Ярышларның оештыру комитеты бу эштә ярдәм иткән өчен ТР ДОСААФның Мөслим җирле оешмасына рәхмәтен белдерә.
Фото - Рус Шуган мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев