Республика чемпионаты призерлары
Спорт

Республика чемпионаты призерлары

Биектауда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

1-3 мартта узган ярышларда республиканың 15 районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 140ка якын спортчы катнашты. Спортчылар ирекле һәм классик стильдә көрәштеләр. "

Районыбыз данын яклап, ярышларда Илшат Фазлыев, Илнар Салихов, Наил Хәлиуллин, Рүзәл Хафизов чыгыш ясады.И

лшат Фазлыев - 62 кг авырлык категориясендә, Илнар Салихов 100 кг авырлык категориясендә мактаулы 3 урынны алды", - дип хәбәр итә Мөслим спорт мәктәбенең инструктор-методисты Алия Фазлыева.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев