Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Районның оешма-предприятие командалары арасында XXXVl кышкы спартакиада ярышлары старт алды!

Нәтиҗәләр белән таныштырабыз

Уеннарны тантаналы ачу чарасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашучыларны сәламләп, спортчыларга уңышлар теләде. "Яшьлек" спорт мәктәбе җитәкчесе Шамил Мадъяров командаларны ярышлар тәртибе белән таныштырды. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин та үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

 

Спартакиаданың беренче көнендә командалар бадминтон һәм аркан тарту кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар.

 

Нәтиҗәләр белән таныштырабыз.

 

Бадминтон:
I урын – Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы;
Il урын – Совет һәм Башкарма комитет командасы;
Ill урын – мәктәпләрнең җыелма командасы.

 

Аркан тарту:
I урын – Совет һәм Башкарма комитет командасы;
Il урын – мәктәпләрнең җыелма командасы;
Ill урын – Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы.

 

Спартакиада кысаларында ярышлар бүген, шимбә көнне дә дәвам итә. Спортчылар "Тамчы" бассейнында йөзүдә көч сынаша. Ярышлар спорткомплекста 10:00 сәгатьтә армрестлинг һәм бильярд белән дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев