Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Спорт

Мөслимдә тәүге тапкыр «Аргамак» Кубогына конкур ярышлары узды

Беренче урынны Яр Чаллыдан килгән 13 яшьлек Амалия Шәфыйкова яулады

«Аргамак» ат спорты комплексында комплекс Кубогына багышланган конкур ярышлары үткәрелде. Чараны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

Бәйгедә 14 ат һәм 9 яшьтән 21 яшькә кадәрге җайдаклар сигез маршрут буенча көч сынашты. Мөслим өчен мондый масштабтагы конкур ярышлары беренче тапкыр оештырылды. Катнашучылар арасында район вәкилләре белән беррәттән Түбән Кама, Яр Чаллы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж һәм Сочи шәһәрләреннән килгән яшь спортчылар да бар иде.

«Аргамак» комплексы җитәкчесе Фазаел Вәлиев сүзләренчә, соңгы елларда конкур спортына кызыксыну арта бара. Бүгенге көндә комплекста 40лап бала ат спорты белән шөгыльләнә, ә балаларны 8 яшьтән кабул итә башлаганнар. Август аенда район башлыгы призына тагын да зуррак күләмдә ярышлар үткәрү дә планлаштырыла.

Конкур нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яр Чаллыдан килгән 13 яшьлек Амалия Шәфыйкова яулады. Җиңүчегә «Аргамак» ат спорты комплексы Кубогы һәм Мактау грамотасы тапшырылды. Барлык катнашучылар да истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.

Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев