Мөслим спортчылары «Лидер» КСК Кубогында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
️15-16 ноябрь көннәрендә Тукай районының Суровка авылында «Лидер» ат-спорт комплексында конкур буенча ярышлар узды
Әлеге ярышларда ат-спорт комплексының сигез сәләтле укучысы катнашты, алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
80см биеклекле маршрут:
2 урын: Ярославлева Ульяна һәм Кипарис.
70см биеклек маршрут:
3 урын: Гәрәев Данис һәм Пушинка.
Күптән түгел генә шөгыльләнүләрен башлаган җайдаклар маршрутында (биеклеге 40 см) – без барлык призлы урыннарны алдык!
1 урын: Шаммасова Мәрьям һәм Батыр;
2 урын: Гәрәев Данис һәм Пушинка;
3 урын: Сәдретдинова Раилә һәм Зита.
Укучыларны ярышларга тренерлары Гобәйдуллин Марат һәм Петроченко Кирилл әзерләде.
Фото – «Аргамак» ат спорт комплексы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев