Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Минзәлә шәһәрендә волейбол буенча ярышлар узды

Татарстан районнарыннан килгән 14 команда көч сынашты

12 - 15 февраль көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2010-2011 нче елда туган егетләр арасында волейбол буенча Татарстан беренчелеге уздырылды. "Яшьлек" спорт мәктәбеннән алынган мәгълүматка караганда, ярышларда Татарстан районнарыннан килгән 14 команда көч сынашты.

Мөслим данын "Яшьлек" спорт мәктәбеннән Шамил Мадъяров һәм Илназ Кашапов җитәкчелегендәге волейбол командасы яклады.
4 көн дәвамында барган киеренке ярышта Мөслим командасы 3 нче урынга лаек булды.

Мөслим командасыннан Алмаз Горланов Татарстан беренчелегенең иң яхшы уенчысы буларак бүләкләнде.

Фотолар - "Яшьлек" спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев