Комда кайнар көрәш: «Яшьлек»тә пляж волейболы чемпионнары ачыкланды
Спорт

Комда кайнар көрәш: «Яшьлек»тә пляж волейболы чемпионнары ачыкланды

Катнашучылар югары уен дәрәҗәсен һәм спорт рухын күрсәттеләр

12 июньдә «Яшьлек» спорт комплексында төрле яшь төркемнәрендәге ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында пляж волейболы буенча ярышлар үткәрелде. Катнашучылар югары уен дәрәҗәсен һәм спорт рухын күрсәттеләр.

Уен нәтиҗәләре белән таныштырабыз.

2010-2011 елгы егетләр арасында:

1 урын - Артур Береснев һәм Илфат Сәйфуллин
2 урын - Булат Бакиев һәм Камил Гобәйдуллин
3 урын - Вилдан Шәйдуллин һәм Шамил Кондратьев

Ир-атлар командалары арасында:
1 урын - Риназ Һадиев һәм Илвир Нәҗметдинов
2 урын - Шамил Минһаҗев һәм Шамил Мирсалихов
3 урын - Самир Батталов һәм Исмал Габдуллин

2013 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында:
1 урын - Гобәйдуллина һәм Мәкъсутова
2 урын - Галәева һәм Авзалова
3 урын - Әхкиямова һәм Солтанова

Хатын-кызлар командалары арасында:
1 урын - Гатауллина һәм Касыймова
2 урын - Сәхәбетдинова һәм Миңнеханова
3 урын - Хафизова һәм Җиһаншина

Егетләр һәм кызларның тренерлары - Шамил Мадъяров һәм Илдар Мадяров.

Фотолар һәм мәгълүмат - "Яшьлек" спорт комплексыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев