Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Йөзучеләр Яңа Чишмә районының ачык беренчелегендә катнашты

Ярышларда Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләренең 8 командасыннан 180нән артык спортчы катнашты.

Мөслим "Яшьлек" спорт мәктәбенең йөзү буенча 23 кешелек җыелма командасы 2019 елда туган һәм аннан өлкәнрәк спортчылар арасында Яңа Чишмә районының ачык беренчелегендә катнашты.

Ярышларда Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләренең 8 командасыннан 180нән артык спортчы катнашты.

2019 елда туган малайлар арасында: Арслан Мадъяров ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә - 1 урынны, аркада 50 метрлы дистанциядә бронза призер булды.

Данис Габидуллин - ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә көмеш призер.

2019 елгы кызлар арасында Ариана Шакирьянова - ирекле стиль белән 50 м һәм аркада 50 м дистанцияләрдә ике тапкыр җиңүче. Алия Шәмсивәлиева - шул ук дистанцияләрдә ике тапкыр көмеш призер.

2018 елгы малайлар арасында Илдан Зиннуров ирекле стильдә 50 м һәм аркада 50 м дистанцияләрдә ике тапкыр алтын призер булды. Рамазан Сәйфуллин 50 м ирекле стиль белән йөзү буенча - 2 урында, 50 м аркада йөзү буенча 3 урында булдв.

2018 елгы кызлар арасында Амира Гыйльметдинова - ирекле стиль белән 50 м һәм аркада 50 м йөзү буенча дистанцияләрдә ике тапкыр җиңүче. Раян Шәмсивәлиева ирекле стиль белән 50 метрда - 2 урында, аркада 50 метрда - 3 урында.

2017 елгы малайлар арасында Радель Хуҗиәхмәтов - 50 м баттерфляй һәм 50 м кроль дистанцияләрендә алтын призер. Шул ук дистанцияләрдә Ислам Ситдыйков 2 икенче урынны алды.

2017 елда туган кызлар арасында Камилә Шәрипова - ирекле стиль белән 50 м һәм 100 м дистанцияләрдә көмеш призер. 

2015-2016 елгы малайлар арасында Ринас Ситдыйков - ирекле стиль белән 50 м һәм ирекле стиль белән 100 м дистанцияләрдә ике тапкыр көмеш медаль иясе. Илмар Зиннуров шул ук дистанциядә ике тапкыр бронза медальгә лаек булды.

2015-2016 елгы кызлар арасында Сафия Садретдинова - ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә көмеш призер.

2019 елда туган балалар арасында ирекле стиль белән 4х25 м катнаш эстафетада Ариана Шакирянова, Алия Шәмсивәлиева, Арслан Мадьяров, Данис Габидуллин составындагы Мөслим командасы 1 урынны яулады

2017-2018 елларда туган балалар арасында ирекле стиль белән 4х50 м катнаш эстафетада Азиза Мирзаянова, Камилә Шәрипова, Радель Хуҗиәхмәтов һәм Ислам Ситдыйковтан торган Мөслим командасы 1 урынны яулады

2013 елда туган һәм кече кызлар арасында ирекле стиль белән 4х50 м эстафетасыда Рүзилә Минеева, Сәрвиназ Галимова, Язилә Хафизова һәм Сафия Садретдинова составындагы төркем 3 нче урынны алды.

Барлыгы команда копилкасында:
Алтын - 13
Көмеш - 12
Бронза - 4 медаль.

Фотолар һәм мәгълүмат - спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев