Интернат-мәктәп укучылары ГТО нормативлары тапшырды
Спорт

Интернат-мәктәп укучылары ГТО нормативлары тапшырды

Укучылар урыннан сикерү, этелү, тартылу, 10 метр араны 3 тапкыр йөгерү, туп ыргыту, гәүдәне 1 минут эчендә күтәрү төрләре буенча көчләрен сынадылар

18 сентябрь көнне Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.

Укучылар урыннан сикерү, этелү, тартылу, 10 метр араны 3 тапкыр йөгерү, туп ыргыту, гәүдәне 1 минут эчендә күтәрү төрләре буенча көчләрен сынадылар.

"Ярышлар бик эмоциональ узды, балалар бер-берсен дәртләндерде, ә ачыктан-ачык рекордка баручыларны алкышлар белән хуплады. Егетләр дә, кызлар да сынауларны лаеклы үттеләр", - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фотолар - Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев