Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

«Яшьлек» спорт сараенда «Өченче буын» XVI Республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы узды

Өлкәннәребез җиңел атлетика һәм пневматик винтовкадан ату буенча ГТО нормативлары да үтәделәр

"Яшьлек" спорт сараенда өлкән буын гражданнары арасында "Өченче буын" XVI Республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы узды.

Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 5 спорт төре буенча барды:

  • жиңел атлетика (йөгерү)
  • йөзү
  • өстәл теннисы
  • пневматик винтовкадан ату
  • дартс уеннары

Шулай ук өлкәннәребез җиңел атлетика һәм пневматик винтовкадан ату буенча ГТО нормативлары да үтәделәр.

Уенның нәтиҗәләрен чыгарып, җиңүчеләр ачыкланды. Алар медаль, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Өстәл теннисында беренче өчлектә Дамир Шәймарданов, Валерий Кондратьев, Рәйхан Кәримов калды.

Җиңел атлетикада ир-атлар арасында беренче урынны Радик Сәфиуллин алды. Икенче һәм өченче урыннарны Валерий Кондратьев белән Рөстәм Нуриев бүлеште.

Хатын-кызлар арасында әлеге уен төрендә Сирена Фәсхиева - беренче, Гөлнара Гыйздуллина икенче урыннарны алды.

Йөзү ярышында Валерий Кондратьев, Таһир Шәйхразиев, Рөстәм Нуриев, Фәридә Ганиева, Чулпан Хафизова, Сирена Фәсхиева призлы урыннарны яулады.

Дартс уены өлкәннәрнең иң яраткан спорт төре булып кала. Бу уенда Фәнил Гыйздуллин, Әзгать Галимов, Ирек Камалов, Фоат Сагындыков, Әлфия Әгъләмова, Әлфия Измайлова, Альфира Габдуллина "иң-иңнәр" исемлегенә керде.

Автоматтан ату буенча Таһир Шәйхразиевка тиңнәр булмады. Икенче урында - Валерий Кондратьев, өченче урында - Рөстәм Нуриев. Хатын-кызлар арасында оста атучылар булып Әлфия Әгъләмова, Гөлия Хәйретдинова, Валентина Миргалауова танылды.

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев