«Яшьлек» спорт комплексында «Мәктәп футбол лигасы-2026» бәйгесенең беренче этабы узды
Спорт

«Яшьлек» спорт комплексында «Мәктәп футбол лигасы-2026» бәйгесенең беренче этабы узды

Бәйгедә барлыгы 7 команда катнашты

Беренче урынны Мөслим гимназиясе командасы яулады. Тренерлары – Динар Булатов, Шамил Мирсалихов. Икенче урында - Мөслим лицее, өченче урында - Мөслим урта мәктәбе командасы. Михайловка мәктәбе командасы дүртенче урын белән канәгатьләнде. Ярышларның "Иң яхшы һөҗүмчесе" исеменә Алмаз Шәймурзин лаек булды. "Иң яхшы капкачы" булып Шамил Кондратьев танылды, "Иң яхшы уенчы" исемен Рәшит Абдуллин алды. Мөслим гимназиясе командасы район данын яклап лиганың икенче этабында катнашу хокукын алды. Ул 2026 елның апрель аенда Әлмәт шәһәрендә узачак.

Шамил Мирсалихов фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев