Яшьләр волейбол ярата
Яшьләрнең спортка тартылуы, спорт яратуы сөендерә. Соңгы елларда волейбол белән кызыксынучылар арта кебек. Ник дигәндә, районда волейбол командаларының саны гына да – дистәгә якын!
Районда волейбол буенча спорт ярышлары да еш үтә. Яшьләр һәм спорт бүлеге оештырган районара ярышлар гына түгел, республика беренчелегенә ярышлар да уза Мөслимдә. Узган ел “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый оешмасы призына ярышларның зона туры Мөслимдә оештырылды. Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында узган волейбол ярышларында Мөслимнең кызлар командасы өч ел рәттән беренче урын ала! Төнге лига уеннарын да волейбол сөючеләр ел саен көтеп ала. Ноябрьдән февральгә кадәр дәвам итүче төнге лигада 82 уен булган!
– Мондый ярышлар өлкәннәргә дә, балаларга да стимул бирә. Ярышлардан соң тренировкаларга, спорт секцияләренә даими йөрмәгән балалар да активлаша, – ди балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров.
Узган атнада Мөслимдә Татарстан Волейбол федерациясе кубогына ярышларның зона туры үтте. Мөслимнең “Илтранс” командасы анда беренче урынны яулады. Ярышларның шарты буенча анда катнашучылар 22 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Егетләрдән тыш команда составында бер кыз да булу шарт. Кубокны оештыруның максаты – волейболны популярлаштыру, шәһәр һәм авылның эшләүче яшьләрен мөмкин кадәр күбрәк актив спортка, волейболга җәлеп итү. Оештыручылар максатларына иреште сыман: узган ел Татарстан Волейбол федерациясе кубогына ярышларның зона уеннарында 80 команда катнашкан! Быел да шуннан ким булмас кебек.
Фото: спорт мәктәбе архивы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 май саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев