Яр Чаллы Сабантуенда Мөслим атлары призлы урыннар яулады
Ярышларда «Аргамак» ат спорты комплексыннан өч ат катнашты
13 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган Сабантуй бәйрәменең иң мавыктыргыч һәм көтеп алынган чараларының берсе – ат чабышлары булды. Әлеге ярышларда Мөслим районы данын яклаган атлар лаеклы чыгыш ясап, берничә призлы урын яуладылар.
Ярышларда «Аргамак» ат спорты комплексыннан өч ат катнашты. Алар көчле көндәшлек шартларында үзләренең әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Орлов токымлы атлар арасында узган ярышта Чингизхан кушаматлы ат сигез катнашучы арасыннан беренче урынны яулады. Аның йөртүчесе – Фазаел Вәлиев.
Дүрт яшьлек атлар төркемендә дә җиңү Мөслим вәкилләренә елмайды. Гренобль кушаматлы ат беренче булып финишка килеп, алтын медаль иясе булды. Бу узышта да атны Фазаел Вәлиев йөртте.
Өч яшьлек атлар арасында көч сынашкан Покерфейс өченче урынга лаек булды. Аның йөртүчесе – Таһир Мөхәмәтов.
Ярышларда Яңа Сәет авылыннан Нормандо Бол кушаматлы ат та уңышлы чыгыш ясады. Олы яшьтәге атлар арасында 13 катнашучы көч сынашкан узышта ул икенче урынны яулады. Атны Мирзафатих Мирсалихов йөртте.

Яр Чаллы Сабантуендагы бу уңышлар Мөслим районы өчен зур горурлык булып тора. Ат спорты белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәте, атларны әзерләүгә куелган зур көч һәм тәҗрибә үз нәтиҗәсен бирә.
Җиңүчеләргә һәм призерларга, аларның йөртүчеләренә, Мөслим районы җитәкчелегенә, шулай ук «Аргамак» ат спорты комплексы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Әлеге җиңүләр районда ат спортының үсеш алуын һәм Мөслимнең республика күләмендә дә көчле традицияләргә ия булуын тагын бер кат раслады. Киләчәктә дә спортчыларга һәм аларның дүрт аяклы дусларына яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын!
Фото һәм мәгълүмат – «Аргамак» ат-спорт комплексыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев