Физкультураны яратырга кирәк
Җирлегебездә спортка зур игътибар бирелә. Спорт мастерлары һәм спорт мастерына кандидатларның күп булуы, яшь буынның спортка тартылуы аеруча сөендерә
Мөслим спортчылары арасында Шуганка авылы егете Динар Булатов та бар.
– Кечкенәдән спорт яратам. Болында кар эрегәч тә футбол уйный башлый идек. Кәрәзле телефоннар, гаджетлар белән мавыгу юк иде бит без кечкенә чакта. Иртәдән кичкә кадәр, кояш батканчы туп тибә, яз-көз һава торышы уңайсыз торганда, кичләрен мәктәп спорт залында волейбол яисә баскетбол уйный идек. Кышын җыйнаулашып чаңгы шуа идек, – дип балачагын искә алды Динар.
Спорт күңеленә якын булгач, Динарның, мәктәп тәмамлагач, укуын шушы юнәлештә дәвам итәсе , физкультура укытучысы булып эшлисе килә. Туганнары арасында укытучылар күп булгач, егетнең балаларга белем бирү теләге аңлашыла.
– Минем физкультура укытучысы булу теләген әти-әни никтер кабул итмәде. Аларның сүзләрен аяк астына салып таптыйсы килмәде, шуңа документларны Казан федераль университетының Алабугадагы филиалына тапшырдым. Әти-әни теләген истә тотып, техник факультетка укырга кердем. Сынатмадым, яхшы укыдым. Диплом алгач, физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча әзерлек курсларында өстәмә укып, тәки теләгемә ирештем! Хезмәт баскычымны мин Салауз-Мухан мәктәбендә башладым. Дүрт ел эшләү дәверендә укучылар белән күп ярышларда катнашырга, җиңүләр яуларга туры килде. Биредә эшләгән еллар беркайчан да онытылмас кебек. Укучылар да, укытучылар да бер гаилә кебек, нык бердәм булды, – дип, ул елларны сагынып искә алды Динар.
Салауз-Мухан мәктәбендә Динар дүрт ел физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен укыта. Яшь белгечнең һөнәрен яратып башкаруы укучыларының һәм команданың бер-бер артлы җиңүләрендә дә ачык чагыла. Ул укыткан фәннәр буенча укучылар олимпиадаларның район этабында призер һәм җиңүче була. Волейбол буенча кызлар командасы район ярышларында җиңүләр яулый, чаңгы бәйгеләрендә беренче өчлеккә керә. Яшь укытучының эшенә намуслы карашын, тырышлыгын, нәтиҗәле хезмәтен күреп, 2021 елда аны Мөслим гимназиясенә эшкә чакыралар.
– Гимназия укучылары спортны ярата. Дәресләрдән соң калып спорт белән шөгыльләнүче егет-кызлар да бар. Мәктәпнең волейбол, баскетбол командалары һәрвакыт ярышларда катнаша. Призлы урыннарыбыз да байтак. Республика олимпиадаларында ел саен призерларыбыз була. Без аларны коллегам Дамир абый Шәйхетдинов белән бергә әзерлибез, – ди Динар.
Динар Булатов һөнәри бәйгеләрдә дә еш катнаша. Мондый бәйгеләрдә призлы урыннар яулавы егетнең дөрес һөнәр сайлавына тагын бер дәлил булып тора.
– Спорт белән шөгыльләнү өчен һәркем үзенә вакыт табарга тиеш. Миңа тимер этү, волейбол, чаңгы, йөзү бик ошый. Яшь буынны физкультура һәм спортка тарту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышам. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, диләр бит, – ди Динар.
Фото – Динар Булатовның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев