Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Аргамаклыларның зур җиңүе

Тренер Кирилл Петроченко җитәкчелегендә “Аргамак” ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар командасы конкур буенча “ТР Яшьләр кубогы”на бөтенроссия турнирында катнашты. Бәйгедә бик күп регионнардан килгән командалар көч сынашты.

Турнирның беренче көнендә ук Мөслим данын яклаучы “Аргамак” спорт мәктәбе командасы зур уңышларга иреште. 0,8 метр биеклектәге киртәләр аша сикерүдә Мария Сайко Закладка кушаматлы аты белән беренче урынны яулады. Икенче урынны Граф Стиль кушаматлы ат белән Арина Шәрифуллина алды. Кипарис кушаматлы аты белән Кирилл Петроченко өченче урынга чыкты. Өченче-җиденче урыннарны да “Аргамак”та тәрбияләнүчеләр алды.

Бәйгенең икенче көне дә мөслимлеләргә уңыш китерде. Арина Шәрифуллина Граф Стиль кушаматлы аты белән, 

1 метрлы каршылыкларны уңышлы үтеп, беренче урынны яулады һәм беренче спорт разряды таләпләрен үтәде.

17 октябрьдә Казан ипподромында да ат чабышлары үтте. Яңа Сәет авылыннан Мирзафатих Мирсалихов анда ике яшьлек Карадуга кушаматлы аты белән беренче урынны яулады. Тугыз ат катнашкан заездда Карадуга, көндәшләрен күпкә артта калдырып, 1600 метр араны 2 минут 7 секундта үткән. Бу факт атның яхшы әзерлеген генә түгел, ә җайдакның да осталыгын күрсәтә.

Фото – "Аргамак" ат спорты мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев