Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

«Аргамак» ат спорты мәктәбенең уңышлары

Әлмәт районынында ат спорты буенча уздырылган ярышларда «Аргамак» ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты.

31 октябрь һәм 1 ноябрь көнне Әлмәт районының ат спорты мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ачык беренчелек узды.

"Бу ярышта "Аргамак" ат спорты комплексында шөгыльләнүче укучыларыбыз катнашты. Яшь спортчыларыбыз Пушинка кушаматлы атта конкур спорт төре буенча үзләренең осталыкларын сынадылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең укучыларыбыз Инсаф Талипов һәм Мәрьям Шәммасова Пушинка кушаматлы атта 70 см һәм 50 см каршылык аша сикереп, 3 разряд нормативын үтәделәр һәм 4 урынга ия булдылар.

Укучыларның тренеры - Марат Гобәйдуллин.

Укучылар өчен җан атып торучы әти-әниләргә дә рәхмәт җиткерәбез. Яшь спортчы дусларыбызга киләчәктә дә уңышларга ирешергә насыйп итсен", - дип хәбәр итәләр ат спорты мәктәбеннән.

 Фотолар - "Аргамак" ат спорты мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев