Җәлил бистәсендә 2013-2015 елгы яшүсмерләр арасында Кыш бабай бүләкләренә мини-футбол турниры узды
Спорт

Җәлил бистәсендә 2013-2015 елгы яшүсмерләр арасында Кыш бабай бүләкләренә мини-футбол турниры узды

Ярышларда безнең Мөслим командасы «Мирас» зур уңыш күрсәтеп, мактаулы III урынны яулады

28 декабрь көнне Сарман районының Җәлил бистәсендә 2013-2015 елгы яшүсмерләр командалары арасында Кыш бабай бүләкләренә мини-футбол турниры узды. Ярышларда безнең Мөслим командасы "Мирас" зур уңыш күрсәтеп, мактаулы III урынны яулады.️️️

Шакиров Илвир турнирның иң яхшы капкачысы, Илфар Нагимов – иң яхшы уенчы, ә Зиннур Закиров иң күп гол кертүче дип танылды. Алар барысы да рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм кубок белән бүләкләнделәр. 

Егетләрнең тренеры: Илфат Хафизов.

Фото – «Яшьлек» спорт комплексы архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев