Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Алар сынатмый

“Яшьлек” спорт мәктәбендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының зона этабы ярышлары узды.

“Яшьлек” спорт мәктәбендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының зона этабы ярышлары узды. Чараны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. 

Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнары бадминтончылары көч сынашты. Ярышлар 2011 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар-кызлар арасында үтте. 

– Егәрлекне, тизлекне яратучы бадминтонны балалар да, өлкәннәр дә үз итә. Җирлегебездә бу спорт төрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәктәпләрдә зур спорт заллары, әзерлек узган физкультура укытучылары эшли. Бадминтон белән шөгыльләнүче яшь спортчыларның да киләчәге өметле. Инсаф Ханов кул астында шөгыльләнүче балалар бик күп ярышлардан җиңүче булып кайта, – ди балалар спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров.

– Нурислам Шәйхуллин, Айнур Җәлилов, Алия Шәйхуллина, Ленар Җәлилов – һәрвакыт өлгерләр рәтендә. Бадминтонга мәхәббәт аларның канындадыр, мөгаен. Алар катнашкан уеннар һәрвакыт җиңү китерә, – ди спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренеры Инсаф Ханов.

Ярыш нәтиҗәләре сөенерлек булды. 2011 елгы һәм кечерәк малайлар арасында рай-

ондашыбыз Рамазан Яхин өченче урынны алды. “В” төркемендә кызлар арасында Алия Шәйхуллина – икенче, егетләр арасында Айнур Җәлилов беренче урынны яулады. Ярышлар шәхси ялгыз разрядта уздырылды.

Фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев