Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Төшерелгән бәядән

– Товарны распродажадан сатып алганда кулланучыларның хокуклары аерыламы? Г. Шәяхмәтов. Мөслим.

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә:

– Юк. Төшерелгән бәядән товар сатып алган кулланучылар ташламаларсыз товар сатып алучылар белән бер үк төрле хокуклы. Азык-төлек булмаган тиешле сыйфаттагы товарга карата РФ ГКның 502 маддәсе һәм 2300-I санлы Закон нормалары гамәлдә, ягъни 14 көн эчендә аны алыштырырга, алыштыру мөмкинлеге булмаса, товарны кайтарып, акчасын алырга була. Акция вакытында, распродажадан яисә ташламалы бәядән сатып алган товарның җитешсезлекләре ачыкланса, кулланучы аны алыштыруны, җитешсезлеген бетерүне яисә акчасын кайтаруны таләп итәргә хокуклы (РФ ГК 503 маддә, Законның 18 маддәсе).

Сатучы төшерелгән бәядән сатып алынган товар алыштырылмый яисә акчасы кайтарыла алмый дисә, 2300-I санлы Законның 16 маддәсе гамәлгә керә. Анда кулланучы хокукларын чикләүче килешү шартларын гамәлдән чыгару турында сүз бара.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев