Аллаһ хозурына юллар урау-урау
Авырып үлгән олы яшьтәге абыйны нигә ярдырырга?!
Авылда 86 яшьлек бер абыйны җирләдек. Ул, ун еллап булыр, каты авырудан интекте. Шулай булуына карамастан, вафат булгач, Минзәлә моргына алып барып, ярдырып кайттылар. Авырып үлгән олы яшьтәге абыйны нигә ярдырырга?!
Ел саен район поликлиникасында төрле медицина тикшерүләре үткәрәләр. Узган ел 86 яшьлек авылдашыбызны да, ике кулыннан җитәкләп йөртеп, “комиссия” үткәргәннәр. Быел ул гел ятып кына торды. Вафат булгач, район хастаханәсенә “ярдырмаска” дип рөхсәт сорап барганнар, табиблар аны моргка җибәргәннәр. Ул быел диспансерлаштыру, флюорография үтмәгән, табибларга күренмәгән, янәсе. Урында яткан авыру хастаханәгә ничек барсын инде?! Бу нисбәттән сорау туа: нигә район хастаханәсе табиблары, авылларга килеп, олы яшьтәге кешеләрне, авыруларны, инвалидлыгы булганнарны тикшереп, “группа” бирердәйләренә “группа” биреп, кирәкле документларын тутырмыйлар икән?
Быел Крәш. Шуран авыл җирлегенә караучы бетеп бара торган биш авылда август, сентябрь айларында гына да алты кеше бакыйлыкка күчте. Шуларның икесе әле пенсиягә дә чыкмаган, дүртесе – 70 яшьтән өлкән кешеләр. Әнә шуларны ярдырырга җибәрүләренә ачу килә. Моргка алып бару – үзе бер олы бәла! Йөртергә кеше, техника, акча кирәк! Мәшәкатьләре хәттин ашкан!
Ярый ла Крәш. Шуран авылында бик яхшы шофер Иван Петров яши. Моргка ул йөртә. Пенсиядә инде ул, шулай да беркемнең дә үтенечен кире какмый. Аңа рәхмәттән башка сүз юк. Йөргән юллары уң булсын!
Элек, авылда яшәгән кешеләр үлгәндә, авыл медиклары үлү турындагы таныклыкны авыл советы рәисе белән берлектә өч көн эчендә тутырып бирә иде. Район хастаханәсе фәрманы белән ярдырырга җибәрелгән мәрхүмнәрне моргка алып барып кайту чыгымнары кем кесәсеннән түләнергә тиеш?
Район прокуратурасы әлеге мәсьәләгә ачыклык кертсен иде.
Зариф Гарифуллин. Тат. Шуран авылы.
Мәетләрне яру мәсьәләсенә район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов ачыклык кертте:
– Мәетләрне ярдыру тәртибе 323 санлы Федераль законның 67нче маддәсе белән регламентлана. Мәетне яру үлем сәбәбен ачыклау максатында үткәрелә. Дини мотивларга бәйле, мәрхүмнең тормыш иптәшенең яки якын туганының, яисә законлы вәкиленең, яисә мәрхүм үзе исән чагында язган гаризасы булганда, кайбер очракларда мәетләр ярылмый. Кешенең үтерелүенә шик булганда; авыруга соңгы клиник диагнозны билгели яки үлемгә китергән сәбәпне ачыклый алмаганда; медицина оешмасы тарафыннан ярдәм стационар шартларда 1 тәүлектән дә ким вакыт эчендә күрсәтелгәндә; дару препаратларын яки диагностик препаратларны зур дозада куллануга яки аларны күтәрә алмауга шик туганда; операция вакытында яки соңыннан, кан яки аның компонентларын салганда профилактик, диагностик, инструменталь, анестезиологик, реанимация һәм дәвалану чаралары белән бәйле үлем очракларында; инфекцион авырулардан вафат булганда яки аңа шик туганда; онкологик авырудан вафат булып, шешнең гистологик верификациясе булмаганда; экологик һәлакәт нәтиҗәләре белән бәйле авырулардан; йөкле яки бәби тапкан хатын-кызлар һәм тууына 28 көнгә кадәр булган балалар үлгәндә; бала үле туганда; суд-медицина экспертизасы тикшерүенә ихтыяҗ булганда, мәетләрне яру мәҗбүри.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев