Яңа ел табынына ни әзерлисез?
Аның билгеле бер стандартлары юк. Шулай да һәркемнең нәкъ менә Яңа ел табына әзерли торган ризыгы була
Язилә Садриева:
– Ел саен иремнең дусты балык алып килә. Аның балыкчы буларак шундый күчтәнәч ясавы матур традициягә әйләнде. Зур чуртан булыгы була ул гадәттә. Әле быелгысы килеп җитмәде. Мин балыкны чистартып, кылчыкларыннан аерып, итле өлешен алып, аны вак итеп турыйм яки иттарткычтан чыгарам. Аны тоз-суган, әз генә сөт, йомырка белән бутап эчлек әзерлим. Шуны балык эченә тутырып, җайлап кына тегеп куям. Балык мичтә 15 минут чамасы пешә. Аннары балыкны бизим. Балык ите Яңа ел табынының күрке булып тора.
Лилия Сәлахова:
– Яңа ел табынына нәрсә әзерләргә дип баш ватканым юк. Бу – минем өчен гадәти көн. Күпләр бәйрәмгә дип әллә ниләр әзерли, ят ризыклар ала, бер-берсен уздырам, дип тырыша. Эт чаба дип, бет чаба, диләрме әле? Яңа ел төнендәге затлы табыннар социаль челтәрләргә куела. Аннан бәйрәм ялларында “бармак суырасы” гына кала. Мин юрганыма карап аякны сузам. Быел кибет пилмәне һәм үрдәк пешерергә уйлыйм. Шәхси хуҗалыкларда үрдәк кыйбат, кибеттә күпкә арзанрак. “Тун астындагы балык” салатын ясаячакмын. Балалар өчен лимонад алып куярга кирәк, көнендә табып булмаска да мөмкин.
Рәсим Бариев:
– Табынны хәләлем гел мулдан әзерли. Салатлар да ясыйбыз, ике төрле аш, икенче ашлар, бәлешләр пешә. Икенче көнне күршеләр керә, барыбыз бергә җыелып утырабыз. Өстәл әзер булганчы ризыкларның тәмле исе белән тук булып йөрисең. Кош итен бик яратабыз. Тавык яки күркәдән әзерләнгән ризык гаиләне берләштерергә һәм уңышны өйгә тартырга сәләтле, дип язганнар бит әле. Утлы Кызыл ат елында табынга ит ризыкларын мулдан куярга киңәш итәләр. Ат шикәр яраткач, бер-ике төрдә татлы ризык та куясы булыр. Ат елын каршы алганда, табында ат һәм сыер ите булмаска тиеш, диләр. Астрология буенча бу төр ит ризыклары көчле энергетик конфликт тудырачак һәм уңышны куркытачак икән.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев