Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Яңа ел ялларында кая барырга, нәрсә эшләргә? Сораштыру

Укучыларыбыз фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез

Гөлнар, Тойгелде:

– Күбрәк саф һавада булырга киңәш итәм. Тагын бер теләгем бар: кайткан кунакларны туган як музеена алып барырга. Музеебыз олы шәһәр музейларыннан бер дә ким түгел, бик матур, бай эчтәлекле. Гомумән, кайткан кунакларга гына түгел, үзебезнең район халкы да барып карасын иде җирлектәге  истәлекле урынны.

Фәриха, Метрәй:

– Яңа ел бәйрәмендә мин гаиләм белән булырга телим. Күршеләр, туганнарымны да читтә калдырмыйм. Табигатькә чыгарга, тау шуарга киңәш итәм. Көне буе телевизор каршында утыруны күз алдына да китермим. Авыл урамнары буйлап җәяү атлап, таныш-белешләрне барлау да зыян итмәс, дип уйлыйм.

Рузинә, Мөслим:

– Мөслимебез елдан-ел матурлана. Һәр ел фасылында ул үзенчәлекле, кабатланмас. Яңа ел алдыннан  аеруча купшылана, матурлана. Менә шул гүзәллекне күреп калыр өчен барлык район халкын Мөслимгә чакырам. Теләгән кешегә башка район - шәһәрләргә дә бару мөмкинлеге бар хәзер. Үзеңнең автомобилеңә яисә автобуска утыр да берәр шәһәргә юл тот.  Андагы матурлык белән хозурланып, ел буена җитәрлек уңай эмоцияләр җыеп кайт. 

Мөнирә Арсланова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев