Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сораштыру

Бердәмлек белән көчле без!

4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелде

2005 елдан бирле билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көне Россиянең яңа тарихында Октябрь бәйрәмен алыштырды. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Бердәмлек – Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең дуслыгын, татулыгын, хөрлеген һәм рух ныклыгын да гәүдәләндерә. Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан райондашларыбызның фикерләрен белештек.

Әнисә Изибаева, мари милли-мәдәни автономиясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе:
– Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне  – барыбыз өчен дә бик әһәмиятле һәм кадерле бәйрәмнәр. Без, марилар, күпмилләтле һәм бердәм Татарстаныбызда яшәвебез белән ихластан горурланабыз! Бер-беребезгә һәм башка милләтләргә яхшы, дустанә мөгамәләдә яшибез. Нинди генә чаралар, истәлекле вакыйгалар булмасын, без һәрвакыт бергә! Башка милләт вәкилләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйбыз, халкыбыз йолаларын, җыр-биюләрен башка милләт вәкилләренә дә тәкъдим итәбез. Безнең чыгышларыбызны татарлар да, руслар да, керәшеннәр дә һәм җирлегебездә, республикабызда яшәүче башка милләт вәкилләре дә көтеп ала, кайнар алкышлар белән хуплый. Шушы бердәмлек, татулык безнең республикабызны, шул исәптән җирлегебезне дә көчле һәм матур итә. 

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев