Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Татарстанда югары пенсия алучылар билгеле

Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык пенсионер югары күләмдә пенсия ала.

Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык пенсионер югары күләмдә пенсия ала

Россия Социаль фонды 80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүне ике тапкырга арттыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мондый өстәмәләрне 140 000 артык пенсионер ала.

2023 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең  арттырылмаган күләме 7 567, 33 сум тәшкил итә.

"Сиксән яшькә җиткән пенсионерларның барысының да теркәлгән түләүне арттыру хисабына картлык буенча югары күләмдә пенсия алу хокукы бар.  Гомуми тәртип буенча исәплләнгән иминият пенсиясен алучы  80 яшьтән узган пенсионерлар өчен билгеләнгән түләү күләме ике тапкырга арта һәм 2023 елда 15 134, 66 сум тәшкил итә. Пенсия пенсионерның туган көненнән арттырыла. Моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәкми.  Социаль фонд  80 яше тулган пенсионерның пенсиясен мөстәкыйль рәвештә арттыра  ", - дип аңлатты республика буенча Социаль фонд идарәчесе.

Мондый өстәмәләр картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына билгеләнә. Картлык буенча социаль пенсия яки инвалидлык буенча пенсия алучыларның  пенсияләрен арттыру законда каралмаган. Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар да әлеге хокуктан файдалана алмый.

80 яшькә җиткән I төркем инвалидларның да теркәлгән түләүләре ике тапкыр арттырылмый, чөнки алар моңа кадәр үк пенсияләрен арттырылган күләмдә алалар. Закон буенча пенсия бер үк вакытта ике нигез буенча арттырыла алмый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның нинди пенсия алуларына бәйсез рәвештә үзләрен тәрбияләүче эшкә сәләтле, әмма рәсми рәвештә эшләмәүче кешегә карау буенча түләү рәсмиләштерү хокуклары бар. Карап торучы затка 1200 сум күләмендә түләү ай саен   хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешенең пенсиясе белән бергә күчерелә. Караучы кешегә  хезмәт күрсәткән өчен түләүне пенсионер үзе теләге белән башкара.

Өлкән яшьтәге пенсионерны карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкнең  клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев