Сертификатлар күбрәк бирелде
2026 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге бала табу сертификатлары нигезендә хезмәт күрсәткән өчен түләргә 74,7 миллион сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
Электрон бала тудыру сертификаты хатын-кызлар консультациясенә, бала тудыру йортына яки балалар поликлиникасына беренче тапкыр барганда формалаштырыла. Булачак әнигә паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС бирергә кирәк. Медицина оешмасы булачак әнине исәпкә куйганнан соң бер эш көне дәвамында сертификат төзи, ә бөтен мәгълүмат “Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси кабинетта туплана башлый.
2026 елда бала табу сертификатының гомуми бәясе 12 мең сум күләмендә саклана. Бу акча максатчан рәвештә медицина оешмалары арасында бүленә: йөклелек вакытында хатын-кызның амбулатор күзәтүе өчен – 3 мең сум; хокукый, психологик һәм медик-социаль ярдәм өчен – 1 мең; бала табу һәм аннан соңгы чорда медицина ярдәменә 6 мең; баланы гомеренең беренче елында профилактик тикшерү өчен – 2 мең сум.
– Шунысы бар: хатын-кыз мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) буенча табибка күренә икән, бала тудыру сертификаты чаралары турыдан-туры медицина оешмаларына кертелә. Бу аларның максатчан кулланылышын гарантияли һәм табибларга булачак әниләрне һәм яңа туган балаларны сыйфатлы медицина күзәтүе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Булачак әни түләүле нигездә табиб күзәтүендә торса, бала табу сертификаты формалашмый һәм түләүле нигездә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләнми. Мәҗбүри медицина иминияте кысаларында медицина оешмалары күрсәткән хезмәтләр генә түләнә, – дип хәбәр итә Россия Софиаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев