Майда кемнәргә пенсияләр арттырылачак
Майда Россия гражданнарының берничә категориясе өчен пенсия түләүләре традиционон рәвештә яңадан исәпләнәчәк
Пенсия арттыру беренче чиратта апрель аенда 80 яше тулганнарга, шулай ук I төркем инвалидларга кагылачак: аларның иминият пенсиясенә караган билгеләнгән түләүләре ике тапкыр артачак – якынча 19,2 мең сумга кадәр. Яңадан исәпләү гаризаларсыз, автомат рәвештә башкарылачак.
Шулай ук, үзгәрешләр граждан авиациясенең элеккеге очучыларына һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренә дә кагылачак – аларга өстәмә түләүләрнең күләме стаж һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе исәпкә алынып билгеләнә. Төньяк һәм авыл стажы булган гражданнарга түләүләр өстәмә рәвештә артачак.
Майда аерым рәвештә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлары өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр федераль түләү каралган.
Чыганак: Татар-информ
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев