2025 елда яңа үзгәрешләр
Әлеге төр түләү автомат рәвештә I төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвешендә билгеләнә.
2025 елдан башлап, инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карауда яңалыклар кертелде. Быелдан башлап, I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караган хезмәткә яраклы гражданнарга ай саен түләнә торган түләүләр бирелмәячәк.
Шул ук вакытта аларны караган чор, элеккеге кебек үк, хезмәткә сәләтле гражданнарның иминият стажында исәпкә алына. Тулы бер ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә.
– Түләүләрнең яңа механизмы татарстанлылар өчен әлеге хезмәттән файдалану эшен гадиләштерде. Хәзер түләү автомат режимда гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Өстәвенә, түләү ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк, – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан 2024 елда әлеге категориягә керүчеләрне караучы гражданнарның шәхси счетларында карау чорлары автомат рәвештә исәпкә алынды. Моның өчен Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итү таләп ителми. Тәрбия 2025 елның 1 гыйнварыннан башланган очракта, хезмәткә сәләтле гражданга әлеге чорны шәхси исәп-хисап счетында исәпкә алу өчен гариза бирергә кирәк.
Әгәр караучы һәм тәрбиягә мохтаҗ кеше аерым яшәсәләр, соңгыларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән расланган рөхсәт язмасы таләп ителә. Документта карау чыннан да башкарылганы расланырга һәм хезмәт күрсәтү чоры күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге фактның дөреслеген шулай ук гаилә әгъзалары да раслый алачак. Бәхәсле очракларда Социаль фонд бүлеге хезмәт күрсәтү шартларын ачыклау өчен тикшерү уздырырга һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзергә бурычлы.
– Мин 85 яшьлек әнине карыйм. Элек караучыны алмаштырган очракта һәрвакыт гариза бирергә туры килә иде. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә әлеге процесс күпкә җиңеләйде. Әнине пенсиягә өстәмә кушылу сөендерсә, мин стажым артканга куанам, – дип өстәде Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләреннән файдаланучы Марина Семенова.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев