Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үз вакытында килсен дисәгез

Сырхаулап китсәк, телефоннан 03 яки 103 номерын җыябыз һәм түземсезлек белән ашыгыч ярдәм килүен көтәбез.

Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә линиядә бер бригада эшли, тагын бер бригада дежурда тора. Халыкка 11 фельдшер, дүрт шофер хезмәт күрсәтә. Хезмәт стажлары 30 елдан арткан фельдшерлар, машина йөртүчеләр бар.
Эшләгән дәвердә төрле хәлләр була. 12 ел хезмәт стажы булган Гөлназ Шәймәрданованың күңелендә соңгы ике елдагы Сабантуй көннәре уелып калган. 2022 елда бәйрәм көнне юл-транспорт һаләкәтендә берьюлы тугыз кешегә ярдәм күрсәтергә туры килә аңа! Бөтенесе дә авыр тән җәрәхәтләре алган кешеләрнең берсен үлем тырнагыннан алып кала алмыйлар. Шундый ук фаҗига быел да кабатлана. 

Авыруга беренче ярдәм күрсәтү, аның исән калуы фельдшерга гына түгел, шоферга да бәйле.

– Авыруны Әлмәт шәһәренә илткәндә күп очракта мигалканы кушып, сәгатенә 160 километр белән барабыз. Шәһәрдә, ашыгыч ярдәм машинасының мигалкасы кушылуын күреп, юлдагы транспорт чаралары юл бирә. Мөслимдә моны әллә белмиләр, әллә санга сукмый-
лар, юл бирүче бик сирәк. Кеше гомерен минутлар хәл итәргә мөмкин, – дип борчылуын белдерде Илмир Нуруллин. 

Сәламәтлек сагында торучыларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәнәсебез бар. Тән температурасы 37 градуска күтәрелгәндә, физик эштән соң мускуллар авыртканда, йоклый алмаганда яки сөйләшәсе килгән өчен ашыгыч ярдәм чакырмыйлар, җәмәгать.

8-(85556)-03111 номерын җыйсагыз, Татарстанның кайсы ноктасыннан шалтыратсагыз да, районның ашыгыч ярдәм бүлегенә эләгәчәксез.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев