Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Татарстана бер атна эченә грипп йоктыруның 8 очрагы ачыкланган

Каникул гына тоткарлый: тиздән ОРВИ һәм грипп очракларының артуын көтәләр

Узган атнада Татарстанда 10 044 ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта әлегә авырулар арасында грипп өлеше зур түгел – нибары 8 очрак

Калганнарының барысы да башка вируслы инфекцияләргә туры килә. Тулаем алганда, эпидемиологлар бүгенге вазгыятьне тыныч дип бәяли.

- Авыручылар саны сезонлы дәрәҗәгә туры килә. Барысы да гадәттәгечә. ОРВИ һәм грипп сезоны дәвам итә.  Гомуми структурада грипп өлеше әлегә 3 процентны гына алып тора. Әмма грипп әле башлангычта һәм авыручылар саны, һичшиксез, артачак, — дип кисәтә Татарстан буенча Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Любовь Авдонина. 

Узган елгы шул ук чор белән чагыштырганда, чирләүчеләр саны 18 процентка азрак. Быелгы һава шартлары һәм мәктәп укучыларының каникулда булуы әлегә авыручылар саны үсешен тоткарлый. Укучылар яңадан мәктәптә очрашкач, вазгыятьнең кискен үзгәрү ихтималы бар. Шуңа күрә, чирне таратмас өчен,  ата-аналарны авыру билгеләре булган балаларын укырга җибәрмәскә өндиләр.

Гриппка каршы прививка ясатырга өлгермәгәннәргә исә бу эшне кичектермәскә киңәш итәләр. Хәзерге вакытта халыкның 42 проценты вакцинацияләнгән. Любовь Авдонина сүзләренчә, бу яхшы гына күрсәткеч. Шул ук вакытта дәваханәләрдә вакциналар әле калган, һәр теләгән кеше анда барып, чиратсыз прививка ясата ала. 

Гриппка иммунитет барлыкка килсен өчен 2-3 атна вакыт таләп ителә, ди белгечләр. Авыручылар саны артканчы саклык чарасын күрергә бераз вакыт бар әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев