Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәламәтлек

Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 89 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

Шуларның 32се – югары кан басымы белән

Җәй кояшы кыздыра башлады. Эсселек югары кан басымы белән интегүчеләр өчен аеруча куркыныч. Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 89 чакыру һәм мөрәҗәгать булган, шуларның 32се – югары кан басымы белән. “Балалар да сак булсыннар иде. Кояш сугу 10.00-17.00 сәгатьләр аралыгында күзәтелә. Организмга су җитәрлек күләмдә керергә тиеш. Башыгызны кояш кызуыннан косынка, бейсболка яисә киң кырлы эшләпә ярдәмендә сакларга, күләгә урында булырга, сусауны морс, газсыз су белән басарга киңәш итәбез”, – ди бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото – Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев