Соңгы өч көн эчендә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 49 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
8 райондашыбыз дәвалану өчен район үзәк хастаханәсенә салынган
Соңгы өч көн эчендә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 49 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Көнкүрештә тән җәрәхәтләре алган – 5, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән җәфаланучы 9 кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән. 8 райондашыбыз дәвалану өчен район үзәк хастаханәсенә салынган. “Соңгы көннәрдә балаларда һәм өлкәннәрдә ютәл күзәтелә. Һава торышы үзгәреп тору сәбәпле, иммунитет түбән булганда, кискен респиратор вирус авырулары баш калкыта. Бу чорда, табиб белән киңәшләшеп, профилактика өчен витаминнар, биологик актив кушылмалар кабул итү мөһим”, – ди бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев