Сколиоз: авырумы, әллә гариплекме?
Сәламәтлеккә җаваплы караганда, сколиозны булдырмаска мөмкин.
Татарстанда ун баланың сигезенә беренче-икенче дәрәҗә сколиоз диагнозы куелган. Алар арасында авыру өченче-дүртенче дәрәҗәгә кадәр җитүчеләр дә бар. Соңгы елларда балалар арасында умыртка баганасы кәк-рәюнең артуы күзәтелә, ди табиблар.
Сколиоз – сиздермичә генә килүче авыру. Ул балаларда күп очрый. Өлкәннәрдә бу авыру балачактан тикшерелми яисә дәваланмый калган сколиозның нәтиҗәсе буларак үзен күрсәтә. Сколиоз баланың гәүдә рәвешен бозып кына калмый, умыртка баганасы һәм күкрәк читлегендә дә үзгәрешләр китереп чыгара. Сколиозның иң үсеш алган, косметологик җитешсезлекләр күренә башлаган чоры – 14-17 яшь. Шушы яшь аралыгында балаларның сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Баланың бер җилкәсе икенчесеннән түбәнрәк булса, иелгәндә бөкрелек сизелсә, бу сколиоз башланганлыгын күрсәтә.
Балаларда сколиоз башланганын медицина тикшерүе вакытында педиатр һәм ортопед-терпевт күрә ала. Игътибарлы әти-әниләр дә баласының гәүдә төзелеше үзгәрә башлавын күреп, табибка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сколиозга китерүче төп сәбәп – балаларның һәм яшүсмерләрнең сәламәтлекләренә игътибарсыз һәм ваемсыз булуларында, – ди табиблар.
Мускуллары йомшак, сәламәтлеге түбән булган балалар бик күп. Күпчелек балалар физик эшне яратмый. Мондый балалар сколиозга тиз бирешүчән була. Физик хәрәкәтләр һәм физик яктан чыныгу әлеге авыруга каршы көрәшүче төп алым булып тора. Балалар күп вакытларын телефон, планшет, компьютер һәм башка шундый гаджетлар артында утырып үткәрә. Дәресләр вакытында, өй эшләрен әзерләгәндә күбесе дөрес утырмый. Нәтиҗәдә, озак вакыт бөкрәеп, хәрәкәтсез утыру сколиоз барлыкка килүгә ярдәм итә.
Сколиоз, ягъни умыртка баганасы кәкрәюнең сәбәбе ике төрле булырга мөмкин. Беренче очракта бала туганда ук умыртка баганасы кәкре булып туа. Әлеге категориягә нерв системасы зарарланган, церебраль паралич диагнозы белән тууычылар керә. Икенче төр сколиоз яши-яши барлыкка килә.
– Балада сколиоз авыруын бары тик медицина тикшерүе вакытында табиблар гына ачыклый ала. Сколиоз билгеләре күренгән балага невропатологка яки травмотолог-ортопедка юллама бирелә. Алар сколиозның нинди дәрәҗәдә булуын, аңа нинди ярдәм кирәклеген билгели. Авыру беренче яки икенче дәрәҗәдә булганда, аны кисәтү, авыру үсешен туктату өчен, дәвалау үзлегенә ия физик күнегүләр, массаж, физиотерапия чаралары киңәш ителә. Авыруның өченче, дүртенче дәрәҗәләре куркынычрак, чөнки бу чорда умыртка баганасы 25-50 градуска яки күбрәк тә кәкрәергә мөмкин. Бу этапларда ашыгыч төстә дәваланырга кирәк. Бу дәрәҗәгә җиткән сколиоз авыруы йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы белән проблемалар, күкрәк читлегендә авырту барлыкка китерә. Нәтиҗәдә бала сулый алмый башларга мөмкин, – ди табиблар.
Белгечләр фикеренчә, укучыларның сумканы җилкәнең гел бер ягына асып йөрүе яки бер кулда гына күтәреп йөртүе дә умыртка баганасы кәкрәюгә китерә ала. Әниләрнең сабыйларын гәүдәнең гел бер ягында күтәреп йөрүе дә баланың гәүдәсе дөрес формалашмауга сәбәп булырга мөмкин. Баланы йөзү, бию түгәрәкләренә йөртү, чаңгыда шуарга гадәтләндерү аның сәламәтлеген ныгытуга уңай йогынты ясаячак, сколиоз авыруын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Умыртка баганасы – безнең таянычыбыз, чөнки гәүдә авырлыгы, йөк шунда төшә. Озак йөргәндә, аяк-куллар түгел, ә умыртка баганасы арый.
Ел саен медицина тикшерүе узу балаларга да, өлкәннәргә дә файдалы. Сколиозга каршы профилактика чаралары өйдә, баланың йокы урыныннан ук башлана. Матрас уртача катылыкта булырга, бик йомшак булмаска тиеш. Ятканда тән белән матрас бер тигезлектә булса, уңайлы. Зур яки артык кечкенә мендәр дә сәламәтлеккә зыянлы. Баланың өй эшләрен әзерләү өстәлен дә дөрес итеп сайлау мөһим. Яктылык уңайлы көйләнмәсә, бала утка яраклашырга тырышып, гәүдә торышын бозачак. Әйткәнемчә, әти-әниләр, укытучылар балаларга игътибарлы булып, балалар тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәсә, сколиоз кебек астыртын авыру читләтеп узар, – ди район хастаханәсенең участок табибы Алсу Таишева.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев