Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау министрлыгының “Гамалея” исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры урынбасары Павел Евгеньевич Вандышев килде

Павел Евгеньевич район поликлиникасында вакцина ясау тәртибе белән танышты

Мөслимгә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының “Гамалея” исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры урынбасары Павел Евгеньевич Вандышев килде. Павел Евгеньевич район поликлиникасында вакцина ясау тәртибе белән танышты.

Павел Вандышев – “Ультрикс Квадри” вакцинасын ясаучы. Бөтен дөньяга билгеле булган һәм Россиянең гриппка каршы вакциналарын уйлап табучылар белән шәхсән аралашу безнең җирлек өчен дә зур мәртәбә.

Вакцина өчен чимал Дамир Шәңгәрәевнең кошчылык фабрикасында җитештерелә. “Гамалея” үзәге, үзәк җитәкчелеге безнең җирлекнең сәламәтлекне саклауга керткән өлеше өчен рәхмәтле булуын билгеләп үтте.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев