Сәламәтлек. Дайджест
Сәламәтлек һәркайсыбыз өчен дә иң кыйммәтле байлык булып тора. Шуңа күрә дә һәркем үз сәламәтлеген сакларга һәм кайгыртырга бурычлы. Бүген районыбызда моның өчен мөмкинлекләр бик күп. Төрле җиһазлар белән тәэмин ителгән спорт заллары һәм спорт мәйданчыклары, йөзү бассейннары, парклар – һәрберсе мөслимлеләр өчен хезмәт итә.
Район үзәк хастаханәсе дә гражданнарның сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Яңадан-яңа җиһазлар һәм аппаратлар кайта. Сәламәтлек бишьеллыгы район программасы нигезендә үткәрелүче һәр чара районыбызда яшәүче күпчелекне спортка тартырга ярдәм итә. Аларда мөслимлеләр бик теләп катнаша.
Сәламәтлектән дә зуррак бәхет юк дигән сүзләрнең хаклыгын саулыгы какшаган кешедән дә ныграк аңлаучы юктыр. Чаллыга гемодиализга җиде райондашыбыз йөри. Машина 6 кешелек кенә. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов гемодиализга йөрү өчен 8 урынлык яңа “Газель” бүләк итте. Олы җанлы иганәче башкалар кайгысына битараф булмавын тагын бер тапкыр раслады.
Быел хастаханәгә маммограф кайтты. Елга бер килүче мобиль комлпекс барлык хатын-кызларны да тикшереп бетерә алмый иде. Үзебездә маммограф булу авыруларны вакытында ачыкларга һәм соңармыйча ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Гриппка каршы вакцина ясауга мөслимлеләр саллы өлеш кертә. Вакцина ясау өчен чимал белән райондагы “Чайка” фермер хуҗалыгы тәэмин итә.
Сәламәтлекне саклау өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. "Сәламәтлек бишьеллыгы" шуны күздә тота да.
Соңгы елларда Мөслимдә республикакүләм ярышлар еш уза. Сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Россия Федерациясе Президенты кубогына узучы волейбол ярышларының зона туры Мөслимдә үтте. Анда Мөслим, Аксубай, Актаныш, Алексеевкий, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Сарман районнарыннан командалар катнашты.
Волейбол буенча Татарстан чемпионатының зона этабы Мөслимдә узды. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан 13 команда көч сынашты.
Җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әлеге мөмкинлекләрдән олысы да, кечесе дә бик теләп файдалана. Мөслим районы башлыгы кубогына узган волейбол турниры республикада беренче мәртәбә оештырылды. Ярышларның инициаторы – район башлыгы Альберт Хуҗин. Анда ТР Волейбол Федерациясе вәкилләре, район башлыклары, спорт мәктәпләренең волейбол буенча тренерлары катнашты.
Бәйрәмнәрдә йөгереш һәм велойөреш үткәрү матур традициягә әйләнде. Россия көне уңаеннан узган велойөрештә 1 меңнән артык райондашыбыз катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин 14 яше тулган бертөркем укучыларга Россия гражданины паспортларын тапшырды.
Спорт сөючеләргә яңа мөмкинлекләр тудыру максатыннан быел "Яшьлек" спорт комплексында ремонт үтте. Стадионда утыргычлар алыштырылды. Футбол кыры өр-яңадан ясалды. Резин катлам белән эшләнгән йөгерү юллары җәрәхәтләнмәс өчен уңайлы. Йөгерү һәм футбол мәйданнарының яктыртылуы исә көннең караңгы вакытында да спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген бирә. Спорткомплексны соң ачу тантанасы кросс белән билгеләп үтелде.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев