Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек

Яшьләр һәм яшүсмерләр һәр яңалыкны үзләрендә сынап карарга ярата

Төрле тәмдәге төтенне сулауны модалы дип уйлап, вейпларга үрелүче мәктәп укучылары бар. Электрон тәмәке һәм вейплар барлыкка килгәнче, яшьләр арасында тәмәке тарту соңгы 20 елда кимегән иде. “Аэрозольләрдәге никотин артерияләрне тарайта, ә бу йөрәк өянәгенә китерергә мөмкин. Баш мие якынча 25 яшьтә тулы өлгерүгә ирешә. Бу яшькә кадәр ул никотинга аеруча зәгыйфь. Вейп яки электрон сигарет аэрозоле гади сигаретлар кебек үк үпкәләрдә кыска вакытлы ялкынсыну реакциясен китереп чыгара. Өстәвенә, никотинсыз сыеклык пары организмга тагын да көчлерәк зарар сала. Әти-әниләр балаларын контрольгә алсыннар, аларның мәктәп букчаларын һәрвакыт тикшереп торсыннар иде”, – ди поликлиника мөдире Илгиз Латыйпов..

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев