Наркоманияне профилактикалау: районда медицина тикшерүләре һәм мәктәпләрдә очрашулар
Районда бу юнәлештә даими рәвештә профилактика эшләре алып барыла
Наркомания белән авыручылар ай саен табиблар тикшерүен үтә. “Наркотик матдәләр организмны тулысынча агулый, психологик һәм физик бәйлелек барлыкка китерә. В һәм С гепатиты, ВИЧ инфекциясе һәм башка инфекцияләр йогу куркынычын арттыра. Районда бу юнәлештә даими рәвештә профилактика эшләре алып барыла. Мәктәпләрдә, политехник техникумда һәм районкүләм чаралар вакытында медицина
хезмәткәрләре белән очрашулар оештырыла. Профилактик эш наркотик матдәләр куллануны булдырмаска юнәлтелгән”, – ди район хастаханәсенең профилактика кабинеты фельдшеры Айгөл Гамирова.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев