Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Кардиолог йөрәк авыруы турында: «Тренажерлар залында артык шөгыльләнеп, үләргә мөмкин»

Йөрәк тибеше еш булу – сәламәтлек белән бәйле проблемалар, дигәнне аңлатамы?

Кальян һәм энергетиклар нәрсәсе белән куркыныч? Ни өчен спортчылар йөрәк туктаудан үлә? Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким сөйләде.

Аритмия норма булырга мөмкин

Йөрәк белән проблемаларның бер сәбәбе аритмия – йөрәк ритмы бозылу булырга мөмкин. Татарстанның Республика клиник хастаханәсе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта клиника аритмологларында 7 меңгә якын кеше исәптә тора, һәм пациентлар саны арта бара.

«Сәламәт кешенең йөрәге уртача 60 тапкыр тибә. Үсмерләрдә йөрәк ритмы тизрәк булырга мөмкин, чөнки аларның организмы үсә: минутына 80 тапкыр – норма. Физик яки эмоциональ йөкләнеш булганда да йөрәк тибеше ешая», – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, кардиолог, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким.

Әгәр пульс норма кысаларыннан чыкса – бу хәвефле сигнал. Йөрәк тибеше буенча аритмиянең 3 төре бар:

  • тахиаритмия – йөрәк тибешенең артык еш булуы, минутына 100дән артык тибү;
  • брадиаритмия – йөрәк тибешенең сирәк булуы, минутына 50-60тан кимрәк;
  • синус аритмиясе – йөрәк тибешенең регуляр булмавы, тибешләр арасындагы паузаларның тигез булмавы.

Аритмия 2 төрле була ала:

  • физиологик;
  • функциональ.

«Йөрәк әйләнеп чыккан яки тамак төбендә төер утырган кебек хис туарга мөмкин. Мондый аритмия, кагыйдә буларак, йөкләнеш, калий дефициты яки, мәсәлән, умырткалык авырулары аркасында килеп чыга. Мондый билге даими кабатланмыйча, бер тапкыр гына булса, бу – норма», – дип сөйли Зөлфия Ким.

Йөрәк мускулындагы органик үзгәрешләр белән бәйле аритмия миокард инфарктының беренче билгесе булырга мөмкин.

«Кызганычка, аритмияне тоймаска да мөмкин. Аны ачыклауның иң гади ысулы – электрокардиография узу, әмма ул кешенең йөрәк тибешен берничә минут дәвамында гына күрсәтәчәк.

Күпкә мәгълүматлырак ысул – ЭКГны тәүлек буена мониторинглау. Пациентның йөрәк тибеше 24 сәгать дәвамында контрольдә тотыла. Физик һәм эмоциональ активлыкның барлык вариантлары язылып бара. Шулай итеп аритмия эпизодларын, аларның чыганагын теркәргә һәм терапияне сайларга мөмкин», – дип сөйли кардиолог.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kardiolog-iorak-avyruy-turynda-trenazerlar-zalynda-artyk-sogyllanep-ularga-momkin-5908017

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев