Ютәл белән мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел
Бу чорда еш кына бронхиаль астманың көчәюе күзәтелә
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 47 чакыру һәм мөрәҗәгать булган, шуларның бишесе – көнкүрештәге тән җәрәхәтләре, 19ы – йөрәк-кан тамырлары авырулары белән.
Ютәл белән мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел. “Бу чорда еш кына бронхиаль астманың көчәюе күзәтелә. Сулыш юлларындагы хроник ялкынсыну вакыт-вакыт авыр сулау, сулыш кысылу, сызгырып гырлау һәм йөткерү белән характерлана.
Бу авыру белән күпчелек уңайсыз шартларда эшләүчеләр җәфалана. Авыру нәселдән дә килә. Аллергия дә еш кына астма көчәюгә сәбәп булып тора. Бронхиаль астмага шик туганда, үзлегегездән дәваланмагыз!
Тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Астма аллергия белән бәйле булса, өстәмә рәвештә аллергологка күренү таләп ителә. Авыруны контрольдә тоту һәм катлауланулар куркынычын киметү өчен, вакытында дәвалану һәм табиб киңәшләрен үтәү мөһим”, – дип кисәтә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев