Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Гонконг гриппы котырына

Районда грипп белән авыручылар саны арткан

Яңа ел алдыннан Татарстанда, шул исәптән районда да кискен вируслы авырулар һәм грипп белән авыручылар саны арту күзәтелде. Гаиләләре белән авыручылар күп. “Гонконг гриппы” диагнозы куелучылар да аз түгел. Интернеттан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, гриппның әлеге төрен беренче тапкыр 1968 елда Гонконгта ачыклаганнар, исем шуннан чыгып бирелгән.

Гонконг гриппы кинәт башлануы, югары температура һәм көчле интоксикация белән аерылып тора.

– Гриппның әлеге төре балалар, өлкән яшьтәгеләр, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен аеруча куркыныч, чөнки балаларның һәм йөкле хатын-кызларның иммунитеты ахырга кадәр формалашмаган, ә калганнар сәламәтлеге какшаган төркемгә керә, – ди район үзәк поликлинкасының участок терапевты Алсу Таишева. – Авыруны йоктыруның беренче билгеләре барлыкка килер алдыннан ук хәлсезлек тоярга мөмкин. Авыруда 38-40 градуска кадәр югары температура күзәтелә. Тән сызлау, баш авырту урынга ятарга мәҗбүр итә. Авыру башлану белән тынычлык режимын сакларга, урынга ятарга кирәк. күп итеп су, үлән чәйләре эчәргә киңәш ителә. Хәлне җиңеләйтүгә юнәлтелгән препаратларны табиб тәкъдиме белән эчәргә ярый. Алар югары температураны төшерергә һәм баш, тән авыртуын киметергә ярдәм итәчәк. Грипп – салкын тию генә түгел, шуңа авыру билгеләрен игътибарсыз калдырырга ярамый.

Табиблар грипка каршы вакцинациянең авыруның авыр формаларын булдырмауның һәм өзлегүләрне кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы булуын искәртә.

Авыручылар саны кинәт арта башлагач, халык, бер-берсеннән ишетеп, теге яки бу препаратны алып куллана, төрле үлән төнәтмәләре, саклану чаралары тәкъдим итә башлый. Ә бит һәр кешенең организмы да, авырулар да бертөрле түгел. Кемдер берничә көн эчендә терелергә, кайбе-рәүләр атналар буе авырырга мөмкин.

– Гонконг гриппы җиңелчә һәм уртача авырлыкта узганда, авыруга өйдә дәваланырга киңәш ителә. Әмма авыру көчәйгән очракта хастаханәгә ятып дәвалану дөрес булачак. Дәвалануның төп максаты – ялкынсынуның көчәюенә һәм авыруның катлаулануына, өзлегүләргә юл куймау. Авыруга витаминнарга бай тулы кыйммәтле ризыклар белән тукланырга һәм күп итеп сыеклык эчәргә кирәк. Лимонлы чәй, гөлҗимеш кайнатмасы, яңа чыгарылган сок яки өйдә ясалган компотлар токсиннарны организмнан тизрәк чыгарырга һәм терморегуляциягә ярдәм итәчәк. Табиблар дару-препаратларны авыруның симптомнарына һәм авыручының хроник авыруларына карап билгели, шуңа авырый башлау белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гриппка каршы вакцинация ясату кирәк, әмма һәр очракта да вакцина ярдәм итмәскә мөмкин, – ди Алсу Таишева.

Табиб билгеләп үткәнчә, вирусларга каршы препаратлар вирусларның үрчүен туктатырга, организмның саклану механизмын көчәйтергә, ялкынсыну белән көрәшергә ярдәм итә. Тән кызышуга каршы билгеләнүче препаратлар тән температурасы 38 градустан югары булганда һәм мускуллардагы, буыннардагы авыртуны киметү өчен билгеләнә. Ютәлгә каршы препаратлар ютәлне киметү, ә урындагы авыртуны киметү өчен кулланылучы препаратлар – тамак төбе авыртуын һәм ялкынсынуын басарга, шулай ук авыз эчендәге һәм йоткылыктагы бактерияләрдән, инфекцияләрдән арынырга ярдәм итәчәк.

Алсу Таишева билгеләп үткәнчә, Гонконг гриппы чигенергә ашыкмый әле. Шуңа үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз: кеше күп йөри торган урыннарда йөрмәскә тырышыгыз, хастаханәгә һәм поликлиникага барганда битлек киегез.  Табиблар билгеләп үткәнчә, алдагы грипп сезоны тагын да катлаулырак булырга мөмкин.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев