Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Фельдшерның ярдәмчесе булачак

2023 елның октябрендә Татарстан Республикасында “Фельдшер ярдәмчесе” пилот проекты эшли башлады. Бу проектка Мөслим районы хастаханәсе дә кушылды.

– Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа проект кабул итте. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшер ярдәмчесе вазыйфасы кертелде. Районда 39 ФАП бар, шуларның 20се фельдшер ярдәмчеләре белән тәэмин ителде, – ди район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.

Фельдшер ярдәмчеләре Әлмәт медицина көллиятендә кыска курслы укуларда булып, практик биремнәр үтәде. “Авыруларны карау буенча кече шәфкать туташын әзерләү” программасы буенча укуларда 20 ФАП хезмәткәре катнашты. Гадәттән тыш, ашыгыч һәм кичектергесез хәлләр вакытында беренче ярдәм күрсәтү буенча укулар һәр пәнҗешәмбе оештырыла.

Лилия Шәймиева

Рәзилә Хәбибуллина фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев