Диспансерлаштыру узу – бушлай процедура
Өч елга бер тапкыр 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар, ел саен 40 яшьтән өлкәнрәкләр медицина тикшерүе үтәргә бурычлы
“Диспансерлаштыруның төп максаты – авыруны һәм аның үсешенә куркыныч факторларны ачыклау. Диспансерлаштыру узу – бушлай процедура. Өч елга бер тапкыр 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар, ел саен 40 яшьтән өлкәнрәкләр медицина тикшерүе үтәргә бурычлы. Диспансеризация узу өчен үзең белән паспорт, медицина полисы алырга һәм Мөслим поликлиникасының 151 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренче этапта тән массасы индексы исәпләнә, кан басымы үлчәнә, кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсе тикшерелә, канның гомуми анализы алына, ЭКГ, флюорография үткәрелә. 40 яшьтән башлап, беренче этапта онкологик авыруларны иртә диагностикалау методлары кулланыла. Беренче этап нәтиҗәләре буенча кеше сәламәтлеге төркеме билгеләнә. Мөслим районында диспансеризация нәтиҗәләре буенча 2025 елның башыннан алып бүгенгә көнгә кадәр 37 шикле онкология очрагы ачыкланды. Аларның 20сендә онкология диагнозны расланды”, – дип хәбәр итә район поликлиникасының онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев