Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диабетка каршы

Шикәр диабеты эндокрин авырулар төркеменә керә. Әлеге авыру һәрберебездә барлыкка килергә мөмкин. Шикәр диабеты турындагы сорауларга район поликлиникасының участок табибәсе Гүзәл Хаҗиева ачыклык кертә.

– Гүзәл Хәмитовна, шикәр диабеты килеп чыгуның төп сәбәбе нәрсә?

– Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Иң беренчесе – ашказаны асты бизе эшчәнлеге бозылу. Әлеге орган инсулин гормонын җитештерә. Аның эшчәнлеге бозылганда, гормон җитмәү нәтиҗәсендә, гипергликемия – кандагы глюкозаның өзлексез артуы күзәтелә. Авыру нәселдән дә килергә мөмкин. Ашыгыч заманда яшибез. Эштә дә, тормышта да борчылулар еш була. Стресс күп кешегә авыр тәэсир итә. Вакыт узу белән тынычлансак та, организмның бер өлешенә җитди зыян килергә мөмкин. Гәүдәнең артык авырлыгы да авыру башланырга сәбәп була ала. Шуңа соңгы елларда шикәр диабеты белән авыручылар күбәйде.

– Кеше үзендә шикәр авыруы башланганын ничек белә ала?

– Симптомнар төрлечә булырга мөмкин. Күпләр тамак кибә, дип зарлана, хәлсезлек күзәтелә. Биохимик анализ өчен кан биреп, глюкоза күләмен белергә кирәк. Ул 6 миллимольдән артмаска тиеш. Шуннан югары булса, кичекмәстән белгечкә күренү мөһим. Канда шикәр күләме 15, 20, хәтта аннан да югары дәрәҗәгә җиткән авырулар бар, ләкин алар, йөз төрле сәбәп табып, табибка күренергә ашыкмый.

Сәламәтлегенә битараф мондый авыруларны аңлап булмый. Ул кеше комага китәргә мөмкин. Әти-әниләре, туганнары авырган кешеләр риск төркемендә тора. Мондый пациентларга елга бер тапкыр кандагы глюкоза дәрәҗәсен билгеләргә, даими рәвештә кан басымын, гомуми холестеринны күзәтеп торырга кирәк.

– Авыру кайсы органнарга тәэсир итә?

– Кеше организмы – катлаулы механизм. Һәр орган берберсе белән тыгыз элемтәдә. Берсенең эшчәнлеге бозылса, калганнары да зыян күрә. Күзләр начар күрә башлый, чәчләр коела, иммунитет төшә, бөерләргә зыян килә, нерв системасына тискәре йогынты нәтиҗәсендә инфаркт, инсульт булырга мөмкин. Кеше хәлсезләнә, йокы баса, ябыга яки, киресенчә, тазара. Җәрәхәтләнгән урыннар авыр төзәлә, яисә, гомумән, төзәлми. Аяк-кулларда гангрена башлануы ихтимал.

– Гүзәл Хәмитовна, диабет яшәрә, диләр...

– Авыру ике төргә бүленә. Беренче типтагы шикәр диабеты инсулинга бәйле, аның белән күбесенчә 30 яшькә кадәргеләр авырый.
Икенче типтагы диабет инсулинга бәйсез. Мондый авыруларның организмында берникадәр дәрәҗәдә инсулин җитештерелә. Шуңа бәйле рәвештә диета тотып, актив яшәү рәвеше алып барсалар, шикәр күләме озак вакыт нормада торачак. Статистикага күз салсак, соңгы кырык елда авыручылар саны дүрт тапкыр арткан.

– Күпчелек шикәр авыруы баллы ризык ашаганнан килеп чыга, дип уйлый...

– Бу – ялгыш фикер. Организмга кирәкле инсулинны ашказаны асты бизе эшләп чыгара. Инсулин глюкоза белән бәйләнешкә кереп, аны организмга тарата. Ашказаны асты бизе эшләми башлагач, организмда күпләп глюкоза җыела. Шуңа өстәп баллы ризык та ашасаң, әлбәттә, шикәр күләме тагын да арта.

– “Диабет” диагнозы куелу тормыш туктады, дигән сүз түгел бит әле...

– Әлбәттә юк. Беренче чиратта диета сакларга кирәк. Бу очракта диета ул – азазлап, ләкин еш ашау. Катлаулы углеводлар булган ризыкларга өстенлек бирергә кирәк: баллы булмаган җиләк-җимеш, ипи, макарон эшләнмәләре, төрле ярмалар, яшелчәләр. Физкультураспорт белән шөгыльләнү дә уңай нәтиҗәләр бирә. Бәрәңгедән, баллы кондитер эшләнмәләреннән, шикәрдән, газлы сулардан, алкогольле эчемлекләрдән, тәмәкедән баш тартырга кирәк. Сәламәт тормыш рәвеше алып барганда, дөрес тукланганда, табиб билгеләгән даруларны үз вакытында кулланганда авыру без уйлаганча ук куркыныч түгел.

– Диабеттан тулысынча дәваланып буламы?

– Авыру һәрвакыт кинәт башлана, ә савыгу өчен шактый вакыт кирәк. Диабетны тулысынча җиңеп булмый, әмма авыруның хәлен җиңеләйтә торган дару препаратлары бар. Әйе, кеше гомер буена шушы даруга бәйле булырга мөмкин. Ләкин бу – хөкем карары түгел. Иң мөһиме – кешедә яшәргә көч, дәрт булырга тиеш. Шулай булганда теләсә нинди авыруны да җиңәргә була.

Наилә Сәлахова

Фото - Г. Хаҗиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев