Депрессия – җитди авыру
Гыйнварда Бөтендөнья депрессиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Депрессия җитди авыру саналса да, бүгенге көнгә кадәр күп кешеләр аны көйсезләнү, йомшаклык яки ялкаулык дип кенә кабул итә.
Депрессия белән интегүчеләргә “үзеңне кулга ал”, “берәр нәрсә белән шөгыльлән”, “үзеңне кызганма”, “ялкауланма”, “ник газапланасың, тормышыңда бар да яхшы бит” кебек сүзләр әйтү гадәте бар. Бу сүзләрдән алар үзләрен тормышта ялгыз калган кебек хис итәргә мөмкин, ди табиблар.
– Мондый сүзләр әйтү дөрес түгел. Диабет белән авыручы кешегә: “Әйдә, инсулин эшләп чыгар инде, ялкауланма!” – дип әйтүгә тиң бу. Тирә-юньдәге кешеләрнең, бигрәк тә якыннарның мондый мөнәсәбәте, битарафлыгы авыруның хәлен тагын да катлауландырырга мөмкин, чөнки депрессия вакытында кеше үзен гаепле хис итә һәм еш кына оялу хисен кичерә. Бу хис аны тагын да зуррак чоңгылга куып кертеп, авыруны көчәйтергә мөмкин. Депрессияне вакытында дәвалау мөһим. Якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз, аларны авыр вакытта ялгыз калдырмагыз! – ди район поликлиникасының участок табибы Эрбол Бопоев.
Кеше үзен кайчак начар хис итә һәм рухи төшенкелек сизә, начар кәефтә була. Бу халәтне еш кына депрессия белән бутыйлар һәм һәркем дә вакыт-вакыт шундый халәттә була, дип фикер йөртәләр.
– Депрессияне ачыклау авыр түгел. Начар кәеф, бернәрсәдән дә ләззәт алмау, нәрсә белән дә булса кызыксынмау – барысы да депрессия билгеләре. Моннан тыш хәтер һәм игътибар, физик активлык кимү, тиз ару, хроник арыганлык та әлеге авыру турында сөйли. Кайвакыт Д витамины һәм тимер җитмәү дә депрессия билгеләренә аваздаш булырга мөмкин. Депрессиядән шикләнгәндә Д витаминына, гемоглобин, ферритинга анализлар тапшырырга кирәк. Сәбәп дефицитларда гына булса, аларны тулыландыру хәлнең нормальләшүенә китерәчәк. Барысы да үтәр дип, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә оялмагыз! – ди Эрбол Бопоев.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев