Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

2023 елда ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә 2,5 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелгән

2023 елда Татарстанда «РФ сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проектын финанслау 2 487,88 млн сум тәшкил итте.

Бу акчага узган елда республикада 28 объект төзелгән, шул исәптән 25 ФАП һәм ике поликлиника.

Медицина оешмаларының һәм аларның аерым структур бүлекчәләренең 117 бинасына капиталь ремонт үткәрелгән.

Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмалары өчен 1979 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган.

Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче һәм авыл җирлегендә урнашкан медицина оешмалары өчен өч берәмлек автомобиль транспорты сатып алынган.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү региональ программасының төп максаты - уңайлы шартларда сыйфатлы һәм уңайлы медицина ярдәме күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев